«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» системасына кергән өч сигнал картасы нигезендә күчмә рейд оештырылды. Башкарылган эш нәтиҗәсендә өч гаиләдә гаилә иминсезлеге турында сигналлар расланды.
Киләчәктә тернәкләндерү чараларының планын билгеләү өчен әлеге гаиләләр буенча мәсьәләләрне муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумына чыгару турында карар кабул ителде.