Министрлыкта «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучы белән очрашу узды

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Кичә «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының яшь хезмәткәрләре белән очрашты.

Ведомство хезмәткәрләренең махсус хәрби операция ветераны белән аралашу, аның хезмәте турында сорашу һәм кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге бар иде.

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасы МХО ветераннары һәм катнашучыларыннан кадрлар резервы формалаштыруга юнәлдерелгән. Сайлап алу йомгаклары буенча 45 кеше укырга кабул ителде, шул исәптән Рәсүл Таспенов та. Аның остазы министр Эльмира Зарипова булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International