Республикада яшәүче һәр дүртенче кеше – хезмәт яшеннән өлкәнрәк

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Бу хакта бүген Халыкара өлкәннәр көненә багышланган брифингта министр Эльмира Зарипова сөйләде.

Татарстанда 100 яшьтән узган 294 кеше яши, шуларның 33 ир-атлар һәм 261 хатын-кызлар. Иң өлкән ир-ат – Питрәчтә яшәүче 105 яшьлек кеше. Республиканың иң өлкән хатын-кызы Алабугада яши, аңа 108 яшь.

Өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү өчен тәэмин итүчеләр реестрына 108 учреждение кертелгән, алар арасында 24 дәүләтнеке булмаган учреждение бар. Социаль хезмәтләрне 31 мең өлкән яшьтәге граждан ала.

«Без өйдә хезмәт күрсәтү системасын реформалаштырдык һәм аның алдына яңа бурычлар куйдык. Безнең эштә иң мөһиме – кайгыртуга мохтаҗ кешеләрнең проблемаларын һәм ихтыяҗларын аңлау», – дип ассызыклады Эльмира Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International