Әлмәттә иҗади конкурста катнашучыларны бүләкләделәр

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

22 сентябрьдә «Мин – тылсымчы!» конкурсына йомгак ясалды. Бәйгене ел саен Әлмәт муниципаль районының халыкны социаль яклау идарәсе ярдәмендә «Постройка+» журналы җитәкчесе Марина Власова оештыра.

Конкурста 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнаша. Быел 69 уникаль эш тәкъдим ителде. Бүләкләү тантанасында барлык катнашучыларга дипломнар, тәм-томнар һәм уенчыклар тапшырылды. Балаларның күңелен шулай ук аниматорлар да ачты. Чара кунаклары өчен бәйрәм өстәле оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International