Татарстанда иң яхшы радиоэлектрон аппаратура монтажчысын сайлаячаклар

2025 елның 19 сентябре, җомга

22-24 сентябрьдә Казанда «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабы узачак. Конкурс катнашучыларын Казан радиомеханика көллияте базасында каршы алачаклар.

Федераль этапта илнең төрле төбәкләреннән 11 кеше катнашачак. Татарстанны «АЙСИЭЛ ЭЛЕКТРОНИКС» ҖЧҖнең кулдан монтажлау һәм ремонтлау участогы мастеры Инсаф Сибгатов күрсәтә.

22 сентябрьдә «Хезмәт кешесе» Милли премиясен ачу һәм бүләкләү тантанасы узачак. Әлеге премия беренче мәртәбә гамәлгә куелды һәм үзләренең фидакарь хезмәтләре белән республика үсешенә һәм чәчәк атуына бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне билгеләп үтәргә тиеш.

23 сентябрьдә конкурс биременең практик өлеше, тематик түгәрәк өстәлләр, мәктәп укучылары өчен мастер-класслар узачак. 

24 сентябрьдә конкурска йомгак ясалачак. Бүләкләү тантанасында статс-секретарь – Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, «һөнәре буенча иң яхшы»  Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында, эшче һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International