Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Гүзәл Минһаҗева «Ни өчен балалар үзләрен начар тоталар, яки кем ул авыр бала?» дигән темага тренинг дәресе үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучы ата-аналар катнашты.
Дәреснең максаты тәрбияләүнең нәтиҗәле ысулларын формалаштыру һәм балалар белән аралашканда килеп туган кыенлыкларны җиңүдән гыйбарәт иде. Катнашучыларга балаларның үз-үзләрен тоту проблемаларын һәм аларны хәл итү юлларын аңлауга юнәлдерелгән активлыкның төрле формалары тәкъдим ителде.
Чара катнашучыларга файдалы буклетлар тапшыру белән тәмамланды.
«2024-2025 елларга балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү» юнәлеше буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылган чарада 16 ата-ана катнашты.