Әлмәттә наркотикларның зыяны турында профилактик әңгәмә узды

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

9 сентябрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән наркотикларның зыяны турында профилактик әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук катнашучыларга «Наркотиклар һәм балалар» документаль фильмын күрсәттеләр.

Фильм турында фикер алышканнан соң, балигъ булмаганнарга наркотикларның зыяны турында агитация материаллары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International