Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар уздырдылар.
Чарада катнашучылар әлеге коточкыч вакыйгаларның тарихы һәм сәбәпләре белән таныштылар, Беслан вакыйгалары турында документаль фильмнар карадылар. Террорчыларның максатлары, гадәттән тыш хәлләрдә дә кешелекне саклауның әһәмияте, кеше тормышының кыйммәтләре һәм тынычлыкны ныгыту зарурлыгы турында фикер алыштылар.
Шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.