Әлмәттә хайваннарны яклыйлар

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт шәһәрендә «Өйгә юл» фонды хайваннарга ярдәм итү өчен теләсә нинди иганәләр кабул итә. Шәһәрдә оештырылган хәйрия акциясенә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре генә түгел, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның ата-аналары, битараф булмаган гражданнар да кушылды.

Акция барышында җитәрлек күләмдә азык һәм кирәкле әйберләр җыелды, алар шунда ук «Өйгә юл» фондына юнәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International