Зәй шәһәренең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган хәтер һәм батырлык дәресе узды. Чара социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар өчен белем дәрәҗәсен арттыру һәм җәмгыять алдында җаваплылык хисе формалаштыру максатында оештырылды.
Балалар 2004 елның сентябрь вакыйгаларына багышланган документаль фильм карадылар һәм фикер алыштылар. Традиция буенча мондый чараларда остазлар да катнаша. Зәй муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыклады.
Җәмгыять тормышының рухи өлешенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук дин әһелләре чыгыш ясады, аларның карашлары яшүсмерләргә динара диалогның һәм үзара хөрмәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.