«Өмет» комплекслы үзәге хәйрия акциясе үткәрде

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Буыннар элемтәсе» Бөтенроссия рухи-патриотик, социаль-экологик проекты кысаларында «Алма алмагачтан» хәйрия акциясе үткәрделәр.

Проектның максатлары – кешеләрнең рухи бердәмлеге, буыннар һәм гаилә кыйммәтләре арасындагы бәйләнешне ныгыту, традицияләрне саклау һәм тапшыру, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү, сәламәт һәм спорт яшәү рәвешен популярлаштыру, балалар һәм яшьләрнең талантларын ачыклау.

Комплекслы үзәк базасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле мастер-класслар үткәрелде. Беләзек үрү дәресен махсус хәрби операциядә катнашучы үткәрде.

Эшләнмәләрне сатудан кергән барлык акчалар инвалид бала Әскәр Минһаҗиевка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International