Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләүнең инновацион методикасы – «Ярмалар терапиясе» актив рәвештә гамәлгә кертелә. «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган әлеге технология өйдә социаль хезмәтләр алучыларда когнитив функцияләрне саклауга һәм вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән.
Ярмалар терапиясе төрле ярмалар кулланып күнегүләр һәм шөгыльләр комплексыннан гыйбарәт. Даими дәресләр өлкән яшьтәге кешеләргә зирәклек, физик активлыкны сакларга һәм социаль яктан актив булып калырга ярдәм итә. Бу өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Өлкән буын» программасының мөһим өлеше булып тора.