Хәзерге җәмгыять таләпләре балаларга, бигрәк тә өстәмә ярдәм кирәк булганнарга белем бирүнең һәм мәгълүмат тапшыруның яңа ысулларын кертүне таләп итә. Һәр балага индивидуаль якын килү нәтиҗәле үсеш һәм тәрбия бирүнең мөһим шарты булып тора. Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә һәр баланың индивидуаль үзенчәлекләрен ачыкларга, аның сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерергә мөмкинлек бирә торган инновацион методикаларны интеграцияләү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.
Узган атнада хезмәт буенча инструктор Ирина Кожевникова арт-терапия – үтә күренмәле мольбертта рәсем ясау буенча уникаль дәресләр сериясен уздырды. Бу очрашулар балалар арасында гармонияле шәхесара мөнәсәбәтләр формалаштыру программасының бер өлешенә әверелде, бергәләп эшләү, уртак сәнгать әсәрләре тудыру сәләтен үстерде.
Социаль эш буенча белгеч Наталья Ванчурина «А-СПЕКТР» программа-дидактик комплексын кулланды. Бу метод математика, сенсорика нигезләрен үзләштерүгә, предметларның төсләрен, формаларын, үлчәмнәрен һәм төрле материалларның характеристикаларын өйрәнү юлы белән әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә юнәлдерелгән төрле уеннар һәм биремнәрне үз эченә ала.
Сәламәтләндерү программасын социаль эш буенча белгеч Татьяна Стрельцова гамәлгә ашырды. Күнегүләр балаларда булган сәламәтлек проблемаларының нәтиҗәләрен киметү, гәүдә торышы бозылуны төзәтү, сулыш системасының эшен оптимальләштерү, кан әйләнешен яхшырту һәм матдәләр алмашын тизләтү өчен сайланды. Мондый чаралар балаларның сәламәтлек торышындагы озак вакытлы уңай үзгәрешләрне тәэмин итә һәм аларның үз-үзләренә бәя дәрәҗәсен һәм үз көчләренә ышанычын арттырырга ярдәм итә.
Чаралар «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» юнәлеше буенча региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына сатып алынган җиһазларны кулланып уздырылды.