Дәрвишләр интернат-йорты кунакларны каршы алды

2025 елның 8 августы, җомга

Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Дәрвишләр балалар интернат-йорты кунакта Россия Герое Рәсим Баксиковны һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиулловны кабул итте.

Визит вакытында кунаклар тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар, аларның яшәү шартлары һәм белгечләрнең эше белән таныштылар. Очрашуның мөһим аспекты булып тәрбияләнүчеләрне җәмгыятькә интеграцияләргә ярдәм итүче заманча тернәкләндерү ысулларына, шулай ук аларның социаль күнекмәләрен үстерү өчен уңайлы мохит булдыруга игътибар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International