8 августта Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков, шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин булдылар.
Стажировка кысаларында Рәсим Баксиков үзәкнең эшчәнлеге, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү өчен кулланыла торган инновацион социаль технологияләр һәм практикалар белән танышты.
Кунаклар шулай ук балалар белән аралаштылар, аларның уңышлары һәм учреждениедә дәресләрнең ничек узуы турында белделәр. Рәсим Баксиковның игътибары һәм ярдәме тәрбияләнүчеләрне генә түгел, «Кояшлы» тернәкләндерү үзәге коллективын да илһамландырды.
