Стажировка кысаларында Рәсим Баксиков Казандагы тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән танышты

2025 елның 8 августы, җомга

ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, «Геройлар вакыты» президент программасында катнашучы Рәсим Баксиков стажировка кысаларында Казандагы «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды.

Визит вакытында ул үзәкнең эшчәнлеге белән танышты һәм заманча тернәкләндерү, психологик ярдәм, механотерапия, эрготерапия, физиотерапия һәм массаж кабинетларын карады. Шулай ук үзәктә сенсор һәм тоз бүлмәләре, дәвалау физкультурасы өчен заллар һәм мультимедиа технологияләре белән хәрәкәтләрне коррекцияләү кабинеты бар. Барлык биналарда да заманча тернәкләндерү җайланмалары урнаштырылган.

18 ел эшләү дәверендә үзәктә 12,5 меңнән артык кеше тернәкләнү узган.

Агымдагы елның июнендә үзәк базасында 40 урынга исәпләнгән стационар бүлек ачылды, бу стационар шартларда инвалидлыгы булган МХОда катнашучыларны тернәкләндерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International