«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә Россия Герое Рәсим Баксиков булды

2025 елның 8 августы, җомга

Бүген Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Герое, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин булдылар.

Кунакларны үзәк директоры Наталья Трифонова каршы алды. Ул учреждение буйлап экскурсия уздырды, үзәк эшенең төп юнәлешләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү өчен кулланыла торган программалар һәм методикалар турында сөйләде. Наталья Николаевна шулай ук «Апрель» үзәге тарихы һәм коллективның казанышлары белән уртаклашты.

Рәсим Баксиков дәресләр, иҗади үсеш һәм сәламәтлекне торгызу өчен тудырылган шартлар белән танышты. Ул үзәк хезмәткәрләре белән аралашты, аларның фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Рәсим Баксиков махсус хәрби операциясендә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Геройлар вакыты» президент белем бирү программасында катнаша. Бу атна дәвамында ул Министрлыкта стажировка үтте, ведомство һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International