Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ике мөһим дәүләт инициативасын – «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» төбәк чаралар комплексын һәм 2024–2025 елларга балалар иминлегенең төбәк системасын үстерү программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
Әлеге инициативалар кысаларында 7 августта Карамалы аучылык хуҗалыгы территориясендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балалар, ведомствоара социаль патронажда булган балалар, шулай ук көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләрен алучылар өчен «Игелек көне» бәйрәме уздырылды.
Традиция буенча бәйрәмнең инициаторы шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтянов булды, ул күп еллар дәвамында кунакларны шатланып кабул итә.
«Шатлык» комплекслы үзәге белгечләре төрле социаль категорияләрдәге 70тән артык социаль хезмәт алучыга чарада катнашуны оештырды.
Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре һәм волонтерлар отряды активистлары әзерләгән анимация программасы барышында чарада катнашучылар мавыктыргыч уен сәяхәтенә чыктылар, спорт эстафеталарында, күңелле конкурсларда, уеннарда, викториналарда һәм бию флешмобларында катнаштылар. Кунаклар шулай ук квадроциклларда, көймәләрдә йөрделәр.
Чарада катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Хәйрияче Рамил Шәриповның татлы мамык сюрпризы аеруча истә калды.
Хәйрия акциясенә эшмәкәр Александр Басыров та («Авторитет» транспорт компаниясе ҖЧҖ) кушылды, ул чарада катнашучыларны уңайлы йөртү өчен ике автобус бүлеп бирде.