«Өмет» үзәге белгече балалар белән уен технологияләре буенча дәресләр үткәрә

2025 елның 8 августы, җомга

Хокук бозуларны кисәтү кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алия Нигъмәтҗанова балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар, «Кәеф» җәйге клубында катнашучылар белән уен технологияләре форматында дәрес үткәрде. Балалар «Эрида патшалыгы» психологик уенын уйнадылар. Бу уен-стратегия, уен-көндәшлек, уен-көрәш. Дәрестә катнашучы һәркем, көндәшләрен күзәтеп, үз йөрешләрен һәм көндәшләренең йөрешләрен уйларга өйрәнде.

Уенның психологик мәгънәсе балигъ булмаганнарда стратегик фикерләү һәм карар кабул итү күнекмәләрен, социаль күнекмәләрне үстерүдә, үзара бәйләнешкә һәм аралашуга, эмоциональ регуляциягә, команда белән эшләүгә өйрәтүдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International