30 июльдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без беренчеләр – без бергә» җәйге адаптив интенсивның бишенче сменасын ачу тантанасы булды. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикләнгән 100дән артык бала, аларның ата-аналары, кайгыртучан әби-бабалары җыелды.
Тантана чын бәйрәмгә әверелде, ул катнашучыларга бик күп якты хисләр бүләк итте. Һәр баланы иҗади чыгышлар, мавыктыргыч мастер-класслар һәм бүләкләр көтә иде. Шатлык атмосферасы күпсанлы кунаклар һәм «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар ярдәмендә тудырылды, алар балаларга онытылмаслык тәэсирләр һәм үз көчләренә ышаныч бүләк итү максаты белән берләштеләр.