Ретротерапия – социаль тернәкләндерүдә ярдәм

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның 12 анасы өйдә социаль хезмәт ала. Аларга аерым игътибар бирелә.

Социаль хезмәт алучыларның берсе – МХОда һәлак булган ир-егетнең әнисе Рәсимә Зарипова. Аңа социаль хезмәткәр Нурия Җәләева хезмәт күрсәтә. Белгеч үз эшендә ретротерапия куллана, аның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль активлыгын тәэмин итү.

Рәсимә Зарипова дәресләрдән шатлык, җылылык һәм илһам ала. Алар аңа авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, аны тискәре уйлардан читкә юнәлтә һәм тормышның бәхетле мизгелләре турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International