Балтач районында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучы Рафисә Гыйззәтуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән шәхси котлау, шулай ук Балтач муниципаль районы, авыл җирлеге, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны исеменнән рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Рәфисә Гыйззәтуллина озак еллар колхозда эшләгән. Хәзер аны социаль хезмәткәр Гөлназ Гарипова карый.