«Гармония» үзәге карамагындагылар район фестивалендә катнаштылар

2025 елның 29 июле, сишәмбе

«Татарстанда җәй» республика проектын, «Актив озын гомерлелек» программасын һәм «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләре «Күршелек фестивале» район чарасында катнаштылар.

Бәйрәм шәһәрнең яшьләр паркында узды. Фестиваль мәйданчыгында «Озын гомерлелеккә активлык аша» проектында катнашучыларның эшләре күргәзмәсе оештырылды, өлкәннәрнең төрле техникада башкарылган эшләре күрсәтелде.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече пенсионерлар төркеме белән скандинав йөреше буенча мастер-класс оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International