Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен «Белергә, якларга» дигән тәрбия сәгате үткәрделәр.
Бүлектә тәрбияләнүчеләр террорчылыкка каршы куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган мөһим әңгәмәдә катнаштылар. Мавыктыргыч әңгәмә барышында балалар гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен белделәр, уяулыкның һәм игътибарлылыкның мөһимлеген аңладылар.