23 июльдә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге белгечләре өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга психологик ярдәмнең төп юнәлешләре» темасына семинар үткәрелде.
Семинарда психологлар, комплекслы тернәкләндерү белгечләре һәм социаль адаптация бүлекләре мөдирләре – барлыгы 15 кеше катнашты.