«Өмет чаткысы» үзәгендә музыкаль викторина уздырдылар

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Арчада мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Музыкаль юл» дигән мавыктыргыч викторинада катнаштылар.

Конкурс презентациясе музыка һәм музыка кораллары белән тыгыз бәйләнгән иде. Һәр бала үзенең иҗади сәләтен, зирәклеген, музыкаль эрудициясен күрсәтә алды. Балалар викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр, балалар җырларын, музыка коралларының яңгырашын, ребусларны чиштеләр.

Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева сүзләренә караганда, мондый эш алымнары тәрбияләнүчеләрнең белемнәрен киңәйтергә, хәтерен һәм музыкаль эрудицияне яхшыртырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International