Россиянең иң яхшы слесарь-җыючысы Татарстанда яши

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

«Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Слесарь-җыючы» номинациясендә федераль этабы тәмамланды.

Конкурста җиңү һәм бер миллион сумлык төп бүләк өчен Архангельск, Мәскәү, Вологда һәм Тверь өлкәләреннән, шулай ук Татарстан, Мордовия, Удмуртия һәм Чувашия республикаларыннан белгечләр көрәште. Беренче урынны Казан вертолет заводы хезмәткәре Азат Сибгатуллин алды.

Исегезгә төшерәбез, «Кадрлар» милли проектының бер өлешенә әверелгән конкурс 2012 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул катнашучыларга үзләренең һөнәри казанышларын күрсәтергә, илнең төрле почмакларындагы хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.

Татарстан шулай ук «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә конкурсның федераль этабын уздыру мәйданчыгы булачак. Ярышлар сентябрьдә узачак.

Фото чыганагы: https://vk.com/profkonkurs_slesar_29

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International