Ветераннарның иҗтимагый оешмасына оргтехника алуга сертификатлар тапшырдылар

2025 елның 25 июле, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасын һәм ветераннарның җирле иҗтимагый оешмаларын матди-техник тәэмин итү өчен компьютер техникасы сатып алу турында карар кабул итте. 25 июльдә 10 җитәкче тиешле сертификатлар алды.

Хәзер Татарстанда ветераннар хәрәкәтенә аерым игътибар бирелә. Республика җитәкчелеге ветераннар оешмалары тормышка ашыра торган проектларга актив ярдәм итә. Бу проектларның һәрберсе әһәмиятле һәм кыйммәтле.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 66 берәмлек төрле техника алуга сертификатлар тапшырды. Болар барысы да ветераннарның иҗтимагый оешмалары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International