Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр тарихи урыннар буйлап актив сәяхәт итә

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль туризм программасы кысаларында районның тарихи урыннарына экскурсия оештырылды.

Иң элек белгеч Наталья Котова җитәкчелегендә өлкәннәр Печище авылындагы чишмәгә барып су алдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр. Аннары Карст күленә юл тоттылар. Наталья Котова бу табигый һәйкәлнең тарихы турында сөйләде, бергә яр буенда йөреп кайттылар. Экскурсияне Идел буенда тәмамладылар.

«Социаль туризм буенча программа берничә ел элек эшләнгән. Аның кысаларында даими рәвештә үзебезнең тәрбияләнүчеләр, шул исәптән хәрәкәт көче аз булганнарга район һәм республиканың тарихи урыннарына сәяхәтләр оештырабыз. Ярый, учреждениенең махсус транспорты бар. Яшәүчеләрнең кәефе яхшыра, алар яңа тәэсирләр белән тулылана, актив рәвештә социальләшә. Болар барысы да аларның потенциалын арттыра», – ди Наталья Котова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International