Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре Марина Чапалова һәм Ирина Баранова социаль хезмәтләр алучылар өчен шифалы үләннәр артыннан экологик агарту экскурсиясе оештырдылар.
Экскурсия гаҗәеп дәвалау үзлекләренә ия файдалы үсемлекләрне җыю урыннары буйлап узды. Экскурсиядә катнашучылар урман һәм болыннарда халык медицинасында кулланыла торган танылган үсемлекләрне күрделәр. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр иммунитетны ныгыту, хәлне яхшырту һәм авыруларны профилактикалау өчен төнәтмәләр, кайнатмалар һәм җыемнар әзерләү буенча практик киңәшләр алдылар.