Шушы көннәрдә Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Күләгә театрының әкияти дөньясы» дигән театральләштерелгән күренеш булды.
Чараның максаты – балаларның танып белү-иҗади инициативасына ярдәм итү, театрның бер төре аша сәнгати-эстетик үсеш өчен шартлар тудыру.
Очрашу башында педагог балаларга күләгәләр театры тарихы һәм бу жанрдагы эш үзенчәлекләре турында сөйләде. Аннары күләгәләр театры пәрдәсе артында тәрбияләнүчеләр бер үк вакытта фигуралар белән идарә итәргә һәм текст укырга тырышып карадылар.
Театральләштерелгән эшчәнлек балалардан игътибарлылык, зирәклек, тиз реакция таләп итә.