Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы ишегалды лагерьларында ял итүче балалар өчен махсус хәрби операция сугышчысы һәм кинолог белән чираттагы очрашу оештырылды.
Сугышчы сөйләгәнчә, алгы сызыкта, блиндажларда сугышчылар белән бергә элекке хуҗалары ташлап калдырган эт яши, ул позицияләрне саклый һәм бу куркыныч урыннарда өй ямен китерә. Үзенең табигый сәләтләрен кулланып, хәрбиләр белән янәшә Муха кушаматлы эт җиңүне якынайта. Балалар кинологларның кемнәр икәнен, этләр күнегүләренең ничек узуын, хезмәт кинологиясенең ни өчен кирәклеген һәм дүрт аяклы ярдәмченең нинди командалар белергә тиешлеген белделәр.