16 июльдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Зилә Садыйкова суицидаль тотышны кисәтү кысаларында өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар өчен «Без бергә» дигән темага түгәрәк өстәл оештырды. Әлеге чараның төп максаты ышанычлы һәм куркынычсыз мохит булдыру булды.
Ачык диалог шартларында катнашучылар яшүсмерләр һәм өлкәннәрнең психологик торышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, шулай ук бергәләп кризис ситуацияләрендә үзара ярдәм итү һәм профилактика стратегияләрен эшләү өчен уникаль мөмкинлек алдылар.
Бу чара катнашучылар арасында элемтәләрне ныгытуда, аларның психик сәламәтлек проблемалары турында хәбәрдарлыгын арттыруда һәм ярдәм төркемнәре оештыруда мөһим адым булды.