Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты үткәрелә

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

28 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Робинзон» слетын үткәрә. Анда Министрлык карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр катнаша.

«Робинзон» слетының максаты – учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында балигъ булмаганнарның сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрен кисәтү.

Һәр команда 5 кешедән торырга тиеш, аларның икесе – 10–12 яшьлек, икесе – 13–15 яшьлек, берсе – 16 яшьлек.

Катнашуга гаризалар 5 августтан 20 августка кадәр кабул ителә.

Слетны уздыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне (8552) 51-91-90 телефоны буенча яисә Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 27 йорт адресы буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International