Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус урын булдырганнар – чын чүлмәкче остаханәсе. Биредә хезмәт буенча инструктор Татьяна Шакирҗанова җитәкчелегендә балалар балчыктан иҗат итәргә өйрәнәләр.
Бу иҗат өчен урын гына түгел, ә терапевтик процессның мөһим өлеше. Һәр бала үзенең чынаягын, тәлинкәсен яки фигурасын булдыра ала, ул матур сувенир гына түгел, ә аның алгарышы һәм казанышлары символы да булачак.