«Ритм территориясе» форумында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

2017 елдан башлап ел саен Түбән Новгород өлкәсендә социаль үзгәрешләр лидерларының «Ритм территориясе» халыкара инклюзив форумы үткәрелә. Форум Россиянең 85 регионыннан, БДБ илләреннән һәм Абхазия Республикасыннан, инвалидларны да кертеп, катнашучыларны берләштерә торган уникаль мәйданчыктан гыйбарәт.

Форумда катнашу өчен төрле эшчәнлек өлкәләре һәм социаль төркемнәр вәкилләре: социаль һәм коммерцияле эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар, коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, актив яшьләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, инклюзив гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук муниципаль һәм региональ хакимият органнары вәкилләре чакырыла.

Катнашуга гаризалар 2025 елның 25 июленә кадәр территорияритма.рф сайтында кабул ителә.

Форум 4–7 сентябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International