Мәскәүдә «Безнекеләрне бел» үсеп килүче брендлар бөтенроссия конкурсының өченче сезоны җиңүчеләрен игълан иттеләр. Стратегик инициативалар агентлыгы, Росконгресс фонды һәм ВЭБ.РФ оештырган конкурс быел илнең барлык төбәкләреннән рекордлы 14,2 мең гариза җыйды.
Биш төп конкурс номинациясендә 18 бренд җиңүче булды, алар арасында – Татарстанның GT Dress бренды. Ул «Инклюзия» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.
Шулай ук быел «Ватанны саклаучылар» фонды белән партнерлыкта махсус номинация булдырылган иде. Ул МХО катнашучыларының һәм ветераннарының тормыш сыйфатын яхшырту проектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. GT Dress бренды шулай ук «Ватанны саклаучылар өчен уңайлы тормыш» махсус минациясендә җиңүчеләр арасында.
Фото авторы: asi.ru