Яр Чаллыда хезмәт хакы буенча бурычларны каплау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

17 июльдә Татарстан Республикасыхезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары, Хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы тору буенча республика ведомствоара комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Яр Чаллы шәһәре хакимиятендә хезмәт хакы буенча бурычларны түләүне тәэмин итү һәм һәм Яр Чаллы шәһәре, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә һәм Түбән Кама муниципаль районнарында эш төркемнәре эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә салым хезмәте, дәүләт хезмәт инспекциясе, суд приставлары хезмәте, Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрдә хезмәт хакы түләү ситуациясенә анализ ясадылар, хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы тору буенча республика ведомствоара комиссиясе эш төркемнәре өчен максатлар һәм бурычлар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International