Хәрби хезмәткәрләр махсус хәрби операция зонасында булганда, аларның якыннарының үзләрен ялгыз һәм онытылган итеп хис итмәве мөһим. Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән даими аралаша.
Шушы көннәрдә социаль тармак хезмәткәрләре хәрби хезмәткәр А. Макаровның әнисендә булдылар. Ир-ат контракт буенча 2023 елның августыннан хезмәт итә. Аның әнисе Галия Макарова комплекслы үзәктә социаль хезмәт ала. Үзәк белгечләре теләсә кайсы вакытта гаиләгә ярдәм итәргә әзер.
Хәрби хезмәткәрнең әнисе аралашканда социаль хезмәткәр Әнфисә Кадыровага һәм учреждение белгечләренә үз эшләренә намуслы караулары һәм игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.