Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар үткәрелә

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

15 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары һәм тернәкләндерү курсын узучы МХО катнашучысы Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында «Хәтер эстафетасы» хәрби-интеллектуаль викторинасында булдылар.

Конкрет мисалда социаль хезмәтләр алучылар чын геройларның янәшә яшәвен, батырлыкның, Ватанга мәхәббәтнең чын кешенең сыйфатлары булуын күрделәр.

Викторинада катнашучылар командаларга бүленеп, тарихи вакыйгаларга, шәхесләргә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Ахырда барысы бергә гармун астында сугыш еллары җырларын башкардылар.

Чарада 49 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International