Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кече Сабантуй узды.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге мәдәни программаның үз өлешен әзерләп, чарада катнашты. Иҗади мизгелләрнең берсе коры чәчәкләрдән кыстыргычлар ясау буенча мастер-класс булды, анда һәркем истәлеккә үзенең кабатланмас сувенирын булдыра алды.
Моннан тыш, барлык теләүчеләргә файдалы хезмәтләр тәкъдим ителде: кан басымын үлчәү, кислород коктейльләрен татып карау мөмкинлеге. Логик фикерләүне һәм вак моториканы үстерү өчен махсус сайлап алынган дидактик уеннар үткәрелде.