Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютыннан «Импульс» отрядына кергән яшь волонтерлар үз вакытларын игелекле эшкә багышладылар. Балалар бик теләп чишмәне тәртипкә китерергә тотындылар.
Балалар җыелган чүп-чарны җыеп кына калмадылар, территориянең чисталыгы турында да кайгырттылар: беседкалар янында үскән үләнне утадылар, брусчатканы яхшылап чистарттылар. Болар барысы да күпләрнең яраткан ял итү урыны тагын да уңайлырак һәм җәлеп итүчәнрәк булсын өчен.
Бу эш яшь буынның табигать турында кайгыртуын һәм туган ягын яхшыртуда актив катнашуын күрсәтә.