Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр 14 июльдә «Борынгы әйберләр тарихы» музей дәресендә булдылар. Чараны шәһәр музееның өлкән фәнни хезмәткәре Алина Гусева үткәрде.
Музей дәресе уен формасында үткәрелде. Балалар үткәнгә сәяхәт ясадылар, үтүкнең тарихы һәм аның эволюциясе, кием-салым үтүкләү, май ясау, ашлык тарту, сөт саклау һ.б. турында белделәр. Соңыннан балалар өчен учреждение базасындагы музей почмагы экспозицияләре буйлап экскурсия үткәрделәр.