«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләре чүлмәкче һөнәрен үзләштерәләр

2025 елның 15 июле, сишәмбе

14 июльдә «Татнефть» ГАҖ «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында җиңгән «Созидание 2+2» инклюзив остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә чүлмәкчелек буенча мастер-класс узды.

Дәрес барышында укучылар борынгы һөнәрнең барлыкка килү тарихын белделәр, эш өчен кирәкле материаллар һәм җиһазлар белән таныштылар, керамикадан эшләнгән әйберләрне карадылар. Һәркем үз көчен һәм мөмкинлекләрен эштә сынап карады.

Балчык белән эшләү мавыктыргыч ял итү генә түгел, сабырлыкны үстерү һәм игътибарны туплау өчен уникаль мөмкинлек тә. Практик дәресләр барышында балаларда вак моторика һәм хәрәкәтләрне координацияләү үсә, шулай ук бу иҗади потенциалны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International