Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучы Наумовлар гаиләсен котладылар.
Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында 9 июльдә Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәрләре Алина Гусева һәм Екатерина Щербакова кунакка килде.
«Гаилә хәзинәләре сандыгы» тематик уенын Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбиячеләр Ольга Данеева һәм Татьяна Безроднова үткәрде.
Әлмәт районындагы «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында гаилә мөнәсәбәтләренең, мәхәббәтнең һәм ярдәмнең кыйммәтен искә төшерүче махсус чара узды.
Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре бәйрәмне җылы билгеләп үтте. Балалар гаилә турындагы танып-белү викторинасына актив кушылдылар, музыкаль һәм актерлык сәләтләрен күрсәттеләр.
.jpg)
Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында интеллектуаль күңел ачу уены уздырылды.
Югары Ослан районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен җылы гаилә бәйрәме итеп билгеләп үттеләр. Печище авыл мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды, аны халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм җирле авыл клубы оештырды.
Бәйрәм уңаеннан Әлмәтнең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кешенең физик һәм рухи көчләрен торгызуга һәм үстерүгә, интеллектуаль камилләштерүгә юнәлдерелгән төрле методикаларны кулланып комплекслы рекреацион дәрес узды.
Биектау районының «Өмет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Наз» хәйрия оешмасы ярдәмендә социаль хезмәт алучылар белән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балигъ булмаганнар өчен спорт эстафетасы һәм гимнастика рәвешендә сәламәтләндерү чаралары оештырылды, аннары мавыктыргыч мастер-класс үткәрелде.
Балтач районында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдәге бүлекчәсе мөдире гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, социаль хезмәт алучылар белән уеннар үткәрде.