10 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Минем мәнфәгатьләрем дөньясы – фотография» темасына мастер-класста катнаштылар. Чара Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Белгеч катнашучыларга архитектура, хайваннар, үсемлекләр, табигать, төрле йөзле кешеләр, Җиңү һәм ветераннар фотоларын карарга тәкъдим итте. Күпләр үзләренең балачагын, яшьлеген, сугышкан бабаларын искә төшерделәр.
Мастер-класста булган махсус хәрби операциядә катнашучы бик теләп үз тәэсирләре белән уртаклашты.
Чарада 14 кеше катнашты.