Шушы көннәрдә үзенең туган көнен тыл хезмәтчәне, Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучысы Дарина Якупова билгеләп үтте. Аңа 102 яшь тулды.
Нәдер авыл җирлеге башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы, «Опека» үзәге хезмәткәрләре аны шушы күркәм дата белән котладылар. Дарина Якуповага нык сәламәтлек, актив озын гомер, якыннарының һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.