Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты даими рәвештә иганәчеләр һәм хәйриячеләрдән ярдәм ала. Июль аенда учреждениегә районның иң эре предприятиеләренең берсе – «Август-Алабуга» ҖЧҖ хәйрия ярдәме күрсәтте.
Хәзер интернат-йортта яңа урам эскәмияләре барлыкка килде. Аларны фонтан янындагы ишегалдына урнаштырганнар инде. Эскәмияләр предприятие хезмәткәрләре хәйрия акциясе вакытында җыйган акчага сатып алынган.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты администрациясе һәм өлкәннәр чын күңелдән предприятие җитәкчесе Владимир Алинга һәм хезмәткәрләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.