Алар күпләр өчен үрнәк

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Бу көнне гадәттәгечә күп төрле чаралар уздырыла. Шулай ук озак еллар бергә яшәгән парларны да хөрмәтлиләр.

Тукай районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева авыл җирлекләре вәкилләре белән 45, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрне котладылар. Һәр гаиләнең үз тарихы, үз традицияләре бар, алар буыннан-буынга тапшырыла. Бу матур бәйрәм көнендә һәр гаилә бергә бәхетле тормыш серләре белән уртаклашты. Юбилярлар Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевтан истәлекле бүләкләр һәм шәхси котлаулар алдылар.

Өйдә социаль хезмәт алучы парларны Буа районында да котладылар. «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәр парга бәйрәм символы – ромашка бәйләме тапшырдылар.

8 июль көнне Ютазы районында иң тату гаиләләрне котладылар. Башкарма комитетның утырышлар залына үз үрнәкләре белән мәхәббәт, тугрылык һәм гаилә бәйләнешләренең кыйммәтен исбатлаучылар җыелды. Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башлыгы Аяз Шәфигуллин мөрәҗәгать итте.

Озак еллар бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшыру төп вакыйга булды. Бу көнне шулай ук районның күпбалалы гаиләләрен хөрмәтләделәр, аларга күпбалалы гаиләләр таныклыклары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International