Әлмәттә социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре белгечләре белән эшлекле очрашулар уздырдылар

2025 елның 8 июле, сишәмбе

4 июльдә Әлмәттә Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы муниципаль районнарының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре вәкилләре белән эшлекле очрашулар узды.

«Социаль иминлексезлек куркынычы зур булган гаиләләр белән эшләүне оештыру» темасына зона киңәшмәсендә лекторлар ролендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге башлыгы Анжелика Вәлиева һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре чыгыш ясады. Киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар гаиләләр белән эшләгәндә хәл ителми торган сораулар мисалларын анализладылар.

«Читләр карауга мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карауның гамәли күнекмәләрен бәяләү» мәйданчыгында Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре чыгыш ясады. Теоретик өлештән соң белемнәрне тикшерделәр, авырлыклар тудырган моментларны һәм социаль хезмәт алучылар белән эшләгәндә килеп туган сорауларны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International